«Кәккүк чәе»

7 июнь көнне Келәш мәдәният сараенда ике өлештән торган бик матур чара үтте. Беренчесе: борынгы йолаларыбызның  берсе — Кәккук чәе йоласын уткәрдек. Бу Башкортстанда яшәүче татар-башкортлар арасында бик таралган йола. Яз җитеп, тәүге кат кәккүк кычкыргач, яше-карты урманга барып, кәккүк кунган агач төбендә ашамлыклар – сөт, катык, йомырка калдыра, елларның имин килүен теләп, дога кыла. Аннары уртак казан асып, табигать нигъмәтләреннән аш пешерелә, күңел ачу, җырлау-бию, шаян ярышлар башлана икән.

Икенче өлеш — ачык микрофон. Ул да бик җанлы рәвештә барды. Салима Байбурина җитәкләгән «Илхам чишмәләре»әгьзалары, Халидә Улямаева, Рәвия Нугаевалар тамашачылар белән берлектә  Келәшнең яңа талантлы шагыйрәсе Гөлгенә Галимова белән танышты. Фарагат Гафаров узенең яңа табадан төшкән иҗат җимешләрен укып ишеттерде. Галия Арсланова узенең өр-яңа 4 нче «Кизәгем-күңел бизәгем» китабы белән таныштырды. Татар хатын-кызларының Сәхибҗамал оешмасы  актив  әгьзасы Марьям Давлетова узенең тәэсиратлары белән бүлеште. Иң яшь артистларыбыз — Ардаширов Искәндәр, Арсланов Тамерлан, Насибуллин Аскар ЧТВ тапшыруына иң беренче интервьюларын бирде. «Лики» бию ансамбле кызлары /җитәкчесе Рамазанова А.Р./һәрвакыттагыча үзләренең дәртле биюләре белән сәхнәне дер селкетте, күңелләрне җилкендерде! Бөтен чыгышлар да бер тын алуда утте. Чаралар истәлеккә бергә фотога тошеп, Баязит чишмәсеннән Кәккук чәе эчеп, тәмам булды.