“Йөрәк җылым сиңа, әнием…”

26 ноябрь көнне Келәш авылының күпфункциялы клубында әниләребез көненә багышланган “Йөрәк җылым сиңа, әнием…” дип аталган чара үтте.  Бу бәйрәм Россия Федерациясе Президенты Б.Н.Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварында имзаланган указы буенча ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бәйрәм ителә. Дәүләт Думасының хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре буенча комитеты Әниләр көнен гамәлгә кую инициативасы белән чыкты.

Бәйрәм барышында “Каенкай” үзешчән театр түгәрәге Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясеннән Дәрвиш белән Тәңкәбикәнең диалогы һәм кыскартылган вариантта “Айгөл иле” спектакльләрен күрсәтте. Шулай ук Агадуллина Алсу, Галимова Гөлгенә, Фахретдинова Адилә башкаруында җырлар, шигырьләр башкарылды.