«Татарча диктант»

25-27 ноябрьдә “Татарча диктант” акциясе оештырылды. Анда теләге булган һәр кеше катнаша алды.

❗Акция Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара башлангычлар институты тарафыннан оештырылды.

❗Диктант татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру максатын күз уңында тотты.

❗Быел татарча диктант җиденче тапкыр узды. Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып булды. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белдек. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтында билгеле була.