«Сандугач»

2020 елның февраль аеннан Келәш авыл мәдәният йортында “Сандугач” татар вокал ансамбле эшләп килә. Ансабль юкка гына сайрар кош исемен алмады. Чөнки ул безнең авылдашыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе моңлы тавышлы сандугачыбыз Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуны истә тотып барлыкка килде. Ансаблебезнең репертуарында “Ал итә, итә, итә, итә…”,  “Шаулый урман”, “Шаулый каеннар”, “Умырзая”, “Сау булыгыз ак каеннар”,  “Кыш бабай белән бергә Дед Мороз идет”, кебек җырлар бар. 2020 елда “Поющая деревня” республика конкурсында катнашып  II (район) этабында II дәрәҗәле лауреат дипломын яулады. 2022 елның 1 октябрендә татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы белән бергә эш башлады.

        Киләчәктә фольклор күренешләр күрсәтү өмете белән 2023нче елның 1 февралендә үзебезгә татар халык киеме – алъяпкычлар тегү чарасы үткәрдек. “Сандугач” татар вокал ансамбле төрле бәйрәмнәрдә җыр-моң белән генә чыгыш ясамый, ә районыбызның тормышында төрле яклап та актив катнаша. Мәсәлән патриотик яклап мобилизацияга ләккән солдатларга җылы оеклар, бияләйләр бәйләп, посылкалар җыеп озатуда катнашты. Бүгенге көндә аларга “Леший” маскхалатлары өстендә эшлиләр.