«Язгы могҗиза»

        Келәш авылы күпфункциялы клубында 8 Март бәйрәме алдыннан “Язгы могжиза” исемле язгы бәйрәм булып үтте. Бу көнне без хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребезне әниләрне, әбиләрне, апаларны – гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик иттек. Барысызна да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләдек. Чарабызда  Расиха Уразметова, Алсу Агадуллина, Гөлгенә Галимова, Венера Хайретдинова, Лилия Мухамадеева, Фатима Хабибуллина татар җыр ансамле “Сандугач” башкаруында моңлы җырлар яңгырады! Уфа шәһәреннән чакырылган яшь артисткалар Карина Хайретдинова (бию “Бурзяночка”), Амелия Галиева (җыр “Гомер үтә”), Алина һәм Эльза Хайретдиновалар (бию “Прыгай”) үзләренең талантлы чыгышлары белән тамашачыларны хәйран калдырдылар. Шулай ук “Рондо” бию коллективы башкаруында “Индия” һәм “Испан”, “Миньямал”башкорт фольклор коллективы “Тимербайның киленнәре” биюләре һәр кешене шаккатырды. Ә инде бәйрәмебезнең иң олы бүләге булып Марат Аблюзин башкаруындагы “Перовский” биюе белән “Кышкы романс” җыры һәр тамашачының йөрәгендә озакка урын алды.