«Онытырга мөмкин түгел!» («Это нельзя забыть!»)

Сугыш… Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш…

      Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Безнең аны онытырга хакыбыз юк…

13 май көнне Келәш авылы күпфункцияле клубында хәрби-патриотик музыкаль-театр композициясе оештырдык. Монда куп еллар эшләп килгән “Каенкай” театр түгәрәге 6 күренештән торган “Онытырга мөмкин түгел” дип аталган театр һәм үзэшмәкәр артистлары концерт күрсәтте. «Рондо» бию түгәрәгенең «Яблочко» биюе, «Сандугач» татар җыр коллективы, Алсу Агадуллина, Гөлгенә Галимова, Венера апа Хайрутдинованың башкаруында җыр — биюләр халыкның күңелләрен күтәрде.