“Дәү әни сабаклары”

Чишмә районының Келәш авылы мәдәният йорты тагын мәртәбәле кунакларны каршы алды.
17 май көнне дәү әни белән онык һәм оныкачлар арасындагы мөнәсәбәтләрне, буыннан — буынга килгән йола, гореф-гадәтләрне чагылдырган “Дәү әни сабаклары” дип аталган республика бәйгесе үтте. Бу чарага Гаилә елы чикләрендә җыелыштык. Аны “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы, Чишмә районы хакимияте, “Твой дом” оешмасы, Салават шәһәренең “Әннәби” мәчете оештырдылар. Шулай ук чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, Ар авыл биләмәсе башлыгы Алмаз Моратов, композитор Роза Якупова, Башкортстан һәм Русия Федерациясе Язучылар берлекләре әгъзасы Дилә Булгакова, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, “Твой дом” автоном коммерция нигезендә булмаган оешма директоры Венера Миңнебаева, автор башкаручы, композитор, шагыйрә, рәссам Флёра Шәрипова һәм башка мәртәбәле кунакларның катнашуы аңа зур әһәмият өстәде.
Бәйгедә Кушнаренко, Иглин, Борай, Уфа, Чишмә районнарыннан, Нефтекама шәһәреннән килгән гаиләләр үзләренең көчләрен сынады. Катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады, һәркайсы аерым бер номинациядә җиңүче дип танылды:
— “Милли ризык” номинациясендә Борай районы;.
— “Гаилә альбомы” номинациясендә Нефтекама шәһәре;
— “Сорау бирер нәниләр, ни диярләр әбиләр?” номинациясендә Иглин районыннан Баҗановалар;
— “Гаилә ансамбле” номинациясендә Кушнарен районы;
— “Саклый мине, яклый мине дәү әни догалары” номинациясендә Чишмә районының Келәш авылы;
— “Бергә булганда” номинациясендә Иглин районыннан Өметбаевалар гаиләсе;
— “Иҗади караш” номинациясендә Уфа шәһәренең Дим бистәсе;
— Гран-При Чишмә районының Келәш авылыннан Хабибовлар гаиләсе (Флүзә Әнвәр кызы һәм аның оныгы Рәмил).
Дәү әниләр белән оныкларны берләштерүче матур чараны оештыручыларга, аерым проектның авторы – Башкортстан татарлары конгрессының идарә әгъзасы Альбина Якуповага зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә шундый матур йолалар, гореф – гадәтләр, туган телне, татар телен онытмау, татар телендә сөйләшү, аралашу бәйрәмнәре ешрак үткәрелер дип өмет итәбез.